Татарстанда дрон корылмасы төзеләчәк. Иран белән ничек килешкәннәр?
"Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшерү чыгарган. Журналистлар Иран белән Русиянең хезмәттәшлеген, технологияләрне китерү схемасын, Русия ягыннан түләү мәсьәләләрен тикшергән.