«Шәһри Чаллы» газетасы «Пятачок Сабан туе» уздыра
«Шәһри Чаллы» газетасы 6 июльдә, Җиңү паркында «Пятачок Сабан туе» уздыра. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
Сабан туенда җырлар, уеннар, сюрпризлар булачак һәм биюләр булачак. Бәйрәмдә Чаллы йолдызлары Габидулла Хөрмәтуллин, Сәрия Нәбиуллина, Зөләйха Минһаҗева, Резидә Ганиева, Илнур Гомәров катнаша. Казаннан Илзидә Госман һәм җырлы гаилә Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанованың да килүе көтелә, диелә хәбәрдә.
Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана.