М11 трассасында пилотсыз тагын өч «КамАЗ» йөри башлады
«Мәскәү—Санкт-Петербург» М11 трассасында пилотсыз тагын өч «КамАЗ» йөк машинасы йөри башлады. Маршрутта хәзер барлыгы 6 шундый автомобиль йөри. Бу хакта автогигантның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Вәгъдә иткәнебезчә, тагын өчәү 1 июльдән чыкты. Хәзер трассада пилотсыз 6 автомобиль бар», - дип белдерделәр компаниядә.
Автогигантта 5 машинаның коммерцияле йөк ташуын, ә алтынчысының эш сыйфатын яхшырту өчен техник алгоритмнар эшләвен хәбәр иттеләр.
14 июнь көнне Санкт-Петербургта тантаналы рәвештә пилотсыз «КамАЗ» йөк машиналары өчен М11 «Нева» юл участогы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.