Рим папасы Швециядә Коръән яндыруны гаепләде
Рим папасы Франциск Швециядә мәчет каршында Коръәнне яндыру акциясен гаепләде. Al-Ittihad белән әңгәмәдә ул, сүз иреге башка диннәрне санга сукмау өчен аклану була алмый, дип белдерә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Мин бу гамәлләргә карата ачу һәм җирәнү хисе кичерәм. Кешеләр изге дип санаган һәр китапка, иман китерүчеләргә хөрмәт йөзеннән, ихтирам белән карарга кирәк, — дип ассызыклый понтифик. — Сүз иреге беркайчан да башкаларны кимсетү өчен сәбәп буларак кулланылырга тиеш түгел».
Корбан бәйрәмендә Стокгольм үзәгендәге Медборъярплатсен мәйданында полиция рөхсәте белән Коръәнне яндыру акциясе узды. Аны 37 яшьлек Гыйрак иммигранты Салван Момика оештырды, элегрәк аңа мондый демонстрациягә рөхсәт бирелмәгән иде. Бу хәлгә комментарий биреп, Президент Владимир Путин, Россиядә Коръәнне хөрмәт итмәү — җинаять, дип белдерде. Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов та акцияне гаепләде.