Свердловск өлкәсенең Түбән Тура һәм Ревда шәһәрләрендә Сабан туе узды
1-2 июль көннәрендә Свердловск өлкәсенең Түбән Тура һәм Ревда шәһәрләрендә милли спорт-мәдәни бәйрәме «Сабантуй-2023» узды. Татарстанның Свердловск өлкәсе Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов Сабан туенда катнашучыларны котлап, Татарстан Республикасы Рәисенең котлау хатын укыды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмнәрнең һәрберсе югары дәрәҗәдә үтә. 1 июльдә Сабан туе Түбән Тура шәһәренең мәдәният паркында оештырыла. Бәйрәмдә Түбән Тура, Серов, Лесной, Карпинск шәһәрләренең иҗат коллективлары катнаша. Билбау көрәше, аркан тарту, капчык киеп йөгерү һәм традицион башка уен-бәйгеләр оештырыла.
2 июльдә милли Сабан туе Ревда шәһәре Мәдәният сарае паркы мәйданында уза. Шәһәр халкы һәм кунакларга биредә яшәүче иҗат коллективлары көче белән оештырылган концерт тәкъдим ителә. Шулай ук Казаннан Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәбибуллина, конкурслар лауреаты Фәрит Фәйзрахманов үз чыгышлары белән сөендерә. Ә спорт һәм актив ял сөючеләр төрле спорт уеннары һәм ярышларда көч сынаша, диелә хәбәрдә.