Шойгу кораллы фетнә омтылышына карата беренче тапкыр фикерен белдерде
«Вагнер» хосусый хәрби компаниясенең кораллы фетнә омтылышы Россия хәрбиләренең ант һәм хәрби бурычларына тугрылыгы сәбәпле уңышсызлыкка очрады. Бу хакта Россия оборона министры Сергей Шойгу Кораллы Көчләрнең җитәкчелек составы белән селектор киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Безнең Югары Баш командующий [Владимир Путин] инде тулы җавап биргән тагын бер сорауга кагылмыйча кала алмыйм. Сүз Россиядә 23-25 июнь көннәрендә вәзгыятьне тотрыксызландыру омтылышы турында бара. Беренче чиратта, бу план Кораллы Көчләр шәхси составының ант һәм хәрби бурычына тугрылык күрсәтүе нәтиҗәсендә уңышсызлыкка дучар булды, — дип уртаклашты Шойгу.
Хәрби ведомство башлыгы фикеренчә, әлеге хәлләр Россия гаскәрләре төркемнәре эшчәнлегенә тәэсир итмәгән. «Шәхси составка намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм», — дип ассызыклады ул.
«Вагнер» төркеме катнашындагы вакыйгалар Россия хокук саклау органнары тарафыннан кораллы фетнә омтылышы буларак квалификацияләнде. Бу факт буенча җинаять эше туктатылды. Россия Президенты «Вагнер» хәрбиләрен — Россия патриотлары, әмма аларны башка максатларда кулланырга тырыштылар, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта, соңрак ул Евгений Пригожинның хосусый хәрби компаниясен тулысынча дәүләт тәэмин итүен сөйләде.
Якшәмбе, 2 июльдә, «Вагнер» хосусый хәрби компаниягә җыю буенча төбәк үзәкләренең эшен бер айга туктатуын игълан итте. Сәбәпләре итеп, махсус операциядә вакытлыча катнашмау һәм Белоруссиягә күченү аталды.