Чаллыга тагын 100 зур автобус кайтартылачак
Чаллы лизингка автобуслар сатып алу буенча инвестиция проектында катнашуга гариза юллаган. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, проект кысаларында 100 НЕФАЗ автобусы сатып алу планлаштырыла. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
«Барысы да яхшы булса, быел 50 зур автобус алырга ниятлибез. Киләсе елда да 50 җәмәгать транспорты кайтартачакбыз. Якын арада без нормативны үтәргә тиеш. Чаллы проспектларына көн саен 200 автобус чыгарга тиеш. Без РФ хөкүмәте, «КАМАЗ» ПАҖ җитәкчелеге, һәм әлбәттә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәменә өметләнәбез. Чаллы үзе генә зур чыгымнарны тарта алмый!» – диде мэр.
24 НЕФАЗ автобусы гына 300 млн сумга төште. Алар шәһәр бюджеты акчасына сатып алынды. Яңа җәмәгать транспортын кабул итү тантанасы Яр буе паркы мәйданында булды, диелә хәбәрдә.