Кагыйдә бозган очракта, чит ил номеры куелган автомобильләрне Россиядән чыгармаячаклар
Россиядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган чит ил номеры куелган машиналарны илдән чыгармаячаклар. Бу хакта ТАСС агентлыгы Дәүләт автоинспекциясе башлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, Дәүләт Думасы закон проектын беренче укылышта кабул иткән инде.
«Бу - чит илләр тарафыннан йөк ташуда бүгенге көндә гамәлдә булган системаның тиңдәше. Әгәр билгеле бер кагыйдә бозулар булса, ул чагында йөк транспорты чаралары тоткарлана», - дип искәртте ул.
Чикләүләр шәхси транспорт чараларына, шул исәптән җиңел автомобильләргә дә кагылачак.