9 июльдә Түбән Новгород Ярминкә мәчетенең беренче нигез ташы салыначак
9 июльдә Түбән Новгородта яңадан торгызыла торган Ярминкә мәчетенә нигез ташы салыначак. Тантанага Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин да килер дип көтелә. Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин һәм зур кунаклар белән бергә ул мәчет төзелешенә старт бирәчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярминкә мәчете Түбән Новгород ярминкәсе территориясендә урнашкан булган, биредә ул 1817-1930 елларда эшләгән. Әлеге Аллаһ йорты – император Николай I указы буенча дәүләт казнасы акчасына салынган Россиядәге иң беренче таш мәчетләрнең берсе. Түбән Новгород ярминкәсе исә ислам Көнчыгышы илләре, аеруча Төркия һәм Персия белән сәүдә итү буенча иң зур мәйданчык булган.
2000 елда җирле мөселманнар Түбән Новгород Ярминкә мәчетен яңадан торгызу идеясе белән чыкты һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте шәһәр хакимияте белән бу юнәлештә эш башлады. Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин проектка куәтле этәргеч бирде, ул Түбән Новгород Ярминкә мәчетен яңадан торгызуны Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышларга тәкъдим итте.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүне оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин бу идеяне хуплады.
Бүген ярминкә мәчете мөфти шәех Равил Гайнетдин химаясендә Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә яңадан торгызыла, диелә хәбәрдә.