Путин төбәк башлыкларын махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә булышырга чакырды
Махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итәргә һәм моңа акча кызганмаска кирәк, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров белән очрашуда. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төбәк башлыгы сүзләренчә, узган ел махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү һәм алар белән эшләүгә 3,8 миллиард сум юнәлдерелгән, мобилизация мәсьәләләрен хәл итү өчен 683 миллион сум сарыф ителгән. Хәрбиләрнең балаларын бакчада урыннар һәм кайнар аш белән тәэмин иткәннәр.
«Һәлак булганнарга түләүгә килгәндә, гаиләгә шунда ук 3 миллион сум бирәбез. Әгәр хәрби җиңелчә яраланса – 500 мең, гарип калса 1 миллион сум түләнә. Әгәр дәүләт бүләге тапшырылган икән, 1 миллион сум бирәбез», - диде Владимиров.
«Биредә саранланырга кирәкми, гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк», - диде Путин, аның докладын тыңлагач. Бу турыда «Татар-информ» яза.