Марий Элда федераль инспектор вазифасына Казан кешесе билгеләнде
Марий Эл буенча яңа баш федераль инспектор итеп озак вакыт Татарстан прокуратурасында эшләгән, Казанда туган Сергей Беляков билгеләнде. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле матбугаты хезмәте хәбәр итә.
Яңа баш федераль инспекторны тәкъдим иткәндә Президентның Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров аның эшенең төп юнәлешләрен санап чыкты.
Комаров әйтүенчә, сүз ил башлыгы Владимир Путин куйган бурычлар турында бара. Бу – оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдүм күрсәтү, РФ кораллы көчләрен комплектлаштыру, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү.
Инспектор төбәктә милли проектларның гамәлгә ашырылуын, хезмәт базарындагы вәзгыятьне һәм җирле халыкны борчыган мәсьәләләрне контрольдә тотарга тиеш.
- Сергей Геннадьевич Беляков 1965 елда Казанда туган. 1995 елда Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
- 1995-2001 елларда Татарстан Республикасы прокуратурасында эшләгән. 2001-2007 елларда – Баулы шәһәре прокуроры, 2007-2008 елларда – Чаллы прокуроры. 2008 елдан 2013 елга кадәр Түбән Новгород өлкәсе прокуроры урынбасары, 2013-2018 елларда – Дагыстан прокурорының беренче урынбасары. 2018-2023 елларда Марий Элда прокурор булып эшләгән.