Ульяновскида Коръәнне мәсхәрәләгән өчен чит ил кешесен тоткарлаганнар
Ульяновскида Коръәнне мәсхәрәләгән һәм ислам турында тискәре сүзләр әйткән өчен Мисыр кешесе тоткарланган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының төбәк бүлегенә сылтама белән РИА Новости яза.
Моңа кадәр өлкә губернаторы Алексей Русских хәбәр иткәнчә, Ульяновскида чит ил кешесе Коръәнне мәсхәрәләгән. Шул хактагы видео интернетта таралгач, хокук саклау органнары хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлаган. «Россия халыклары ассамблеясы» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы генераль директоры Александр Даркович бу хәлнең провокаторы Ульяновск шәһәрендә яшәүче Мисыр кеше икәнен әйткән.
«Ир-ат Коръәнне мәсхәрәләгән һәм ислам дине турында тискәре сүзләр әйткән видео интернетта таралды. Ульяновск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге хезмәткәрләре һәм өлкә буенча Федераль иминлек хезмәте белән берлектә әлеге гражданин кулга алынды. Ул 1995 елда Мисырда туган. Бу гамәлләрен ул Ульяновск шәһәре территориясендә кылган», – диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Ведомствода ачыклык керткәнчә, полиция әлеге факт буенча тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.