Атабайда скульптуралар этнопаркына табигый материаллардан ясалган тагын 12 фигура куялар
Атабайдагы скульптуралар этнопаркы табигый материаллардан ясалган 12 фигура белән тулыланачак.
Бу шимбәдә Лаеш районының Атабай авылында «Идел буе халыкларының табигате һәм мифологиясе» темасына архпикник узачак. Төрле техникада эшләүче скульпторлар тамашачыларга җирле экоматериаллардан иҗади эшләрен тәкъдим итәчәк, дип яза «Кама ягы» газетасы.
Иҗат фестивале икенче ел рәттән уза. Монда ленд-арт техникасында скульптуралар ясауны күзәтергә, балалар һәм өлкәннәр өчен музыкаль һәм театр этно-фольклор төркемнәре чыгышлары белән концерт программасы буенча тематик мастер-классларда катнашырга, зур фудкортта мультиэтник кухняны татып карарга мөмкин булачак, диелә хәбәрдә.