Питрәч районының ике мәктәбендә азык-төлек блоклары төзекләндерелә
Питрәч районының ике мәктәбендә азык-төлек блоклары төзекләндерелә. Бу хакта «Алга» газетасы яза.
Шәле авылы мәктәбендә эшләр 25 майда башланган. Башта аш-су бүлмәсен тулысынча сүткәннәр, урынны тәртипкә китергәннәр. Бүгенге көндә тәрәзәләрне алыштырганнар, стеналарга плитка ябыштырганнар, электр үткәргечләре системасын яңартканнар. Азык-төлек өчен яңа аерым урыннар – яшелчә цехы, юыну бүлмәсе, хезмәткәрләр өчен ике чишенү бүлмәсе барлыкка киләчәк. Иске җиһазлар урынына яңалары китерелгән инде. Бу – суыткыч, электр плитәсе, кыздыру шкафы, иттарткыч. Ике атнадан соң блок тулысынча әзер булачак.
Июнь башында Колай мәктәбендә дә ремонтка керешкәннәр, анда да шундый ук эшләр башкарылачак.
Объектларда район башлыгы Илһам Кашапов булды. Ул билгеләп үткәнчә, беренче сентябрь ыгы-зыгысыз узсын өчен, эшләрне августка кадәр тәмамларга кирәк. Шулай итеп, яңа уку елыннан укучылар яңартылган биналарда тукланачак. Илһам Миңнеханович мөмкин кадәр күбрәк балаларны сыйдырыр өчен ашханәләрне киңәйтергә тәкъдим итте. Ул чакта аларны ике тәнәфес эчендә ашатып өлгерергә мөмкин булачак, диелә хәбәрдә.