Әлмәт районында 7 укучы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга биргән
Әлмәт районының җиде чыгарылыш укучысы БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл алды. Бу хакта район башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.
Мәликә Зәбирова, Рената Сәфәрова һәм Инсаф Минһаҗев рус теленнән йөзәр балл җыйды, ә Азалия Ибраһимова, Камилла Гаврилова, Анастасия Мажарова һәм Виктория Сибгатуллина рус әдәбияты буенча максималь балл алды.
«Сезнең һәрберегезгә алга таба да уңышлар телибез. Йөрәгегезне тыңлап, киләчәгегез өчен иң яхшы юнәлешне сайларга онытмагыз», – дип язганнар Әлмәт хакимиятенең «Вконтакте» аккаунтында.