Татарстанда Ык елгасында 18 яшьтәге ике бертуган батып үлгән
Бүген көндез Азнакай районы Күк Тәкә авылы янында Ык елгасында ике кеше батып үлгән. «Татар-информ»га бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Су коенганда 18 яшьлек абыйлы-сеңелле бертуганнарның батып үлгәнлеге ачыкланган.
18 яшьлек егетнең гәүдәсен судан шаһитлар чыгарган. Фаҗига урынында Азнакай янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме эшли.
Иртәгә эзләү эшләре 7нче зональ эзләү-коткару отряды коткаручыларының водолаз төркеме катнашында дәвам итәчәк.
Фаҗига сәбәбе ачыклана, ләкин урын су коену өчен билгеләнмәгән, диелгән хәбәрдә.