Түбән Новгород өлкәсендә Хөсәен Фәезханов истәлегенә мемориал ачыла
Түбән Новгород өлкәсенең Пильнә районы Сафаҗай (Кызыл Тау) татар авылында 7 июль көнне Хөсәен Фәезханов истәлегенә (1823-1866) мемориал ачу тантанасы була. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күренекле теолог-көнчыгыш телләре белгече, тарихчы-галимнең тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында аның туган авылында оештырылучы бу чара Россиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елына туры килгән.
Бу көнне Хөсәен Фәезханов каберенә яңа таш куела, Коръәннән өзекләр, галимнең җаны, шулай ук Түбән Новгород җирендәге барлык мөселман дин әһелләре өчен догалар укылачак, диелә хәбәрдә. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдинов вәгазь сөйләячәк һәм Сафаҗайның Беренче Җәмигъ мәчетендә җомга намазын алып барачак. Тантанада Россиянең күп кенә төбәкләреннән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм туган якны өйрәнүчеләр кунак булачак.
Чара 7-9 июль көннәрендә, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII съезды (Түбән Новгород мөхтәсибәте) һәм яңадан торгызылучы Ярминкә мәчетенә таш салуга багышланган зур тантана кысаларында уза. Чараны оештыручылар — Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү Ислам институты, Хөсәен Фәезханов исемендәге Түбән Новгород ислам институты, «Мәдинә» нәшрият йорты.