Татарстан табиблары хатасы белән үлгән кызның әти-әнисенә 4,2 млн сум түләячәкләр
Татарстан Югары суды табиблар хатасы аркасында үлгән 16 яшьлек кызның әти-әнисенә 4,2 млн сум күләмендә компенсация түләргә кушты. Бу хакта хокук яклаучылар телеграм-каналында хәбәр ителә.
Табиблар ваемсызлыгы аркасында кызларын югалткан Антонина һәм Илдар Мөхәммәтҗановларга мораль зыянны каплау күләмен суд 2 тапкыр арттырган. Кызның әтисе дә, әнисе дә 2 шәр млн алачак. Моннан тыш, апелляция инстанциясе матди зыян өчен Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсеннән 259 мең сум түләтү турындагы карарны үз көчендә калдырган.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның декабрендә Яңа Чишмәдә 16 яшьлек кыз эчке кан китеп эче җәрәхәтләнүдән үлә. Яшүсмергә операцияне тәҗрибәсе җитәрлек булмаган хирург ясаган. Моннан тыш, учреждениедә донор канының мәҗбүри запасы булмый.
Суд Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Рафис Вафинны һәм анестезиолог-реаниматолог Максим Конанеровны шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итте. Моннан тыш, аларга сәламәтлек саклау өлкәсендә билгеле бер вазифаларны 1 ел дәвамында башкару тыела.