Доллар курсы 2022 елның мартыннан бирле беренче тапкыр 91 сумнан артып китте
Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, доллар курсы 2022 елның 28 мартыннан бирле беренче тапкыр 91 сумнан югарырак күтәрелде.
15:55 сәгатькә доллар курсы 91,05 сум тора. Шул ук вакытта евро курсы 99,17 сумга, ә юань 12,531 сумга кадәр үсте.
15 июньдә, Петербург халыкара икътисад форумында чыгыш ясаганда, РФ беренче вице-премьеры Андрей Белоусов рубльнең долларга карата курсы хәзерге вакытта Россия икътисады өчен оптималь дип белдергән иде.