Төрле дәрәҗәдәге сайлауларга 27 партиянең 19ы үз кандидатларын тәкъдим иткән
Россиядә төрле дәрәҗәдәге сайлауларга 27 сәяси партиянең 19нан кандидатлар тәкъдим ителгән инде, диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова. Ул аларның саны арта гына барачагына ышаныч белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Комиссия башлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе субъекты башлыкларын сайлауга 21 төбәктән 116 кандидат тәкъдим ителгән.
«Инде хәзер үк 16 сәяси партиядән 106 кандидат һәм үз-үзен күрсәтү тәртибендә 10 кеше тәкъдим ителде», — дип төгәллек кертә Памфилова.
Аның сүзләренчә, сайлауга кандидатларны теркәү Россия Федерациясенең яңа 4 төбәгендә 24 июльдә башланачак һәм август уртасына кадәр дәвам итәчәк. Комиссия башлыгы шулай ук Закон чыгару җыенына сайлауга хәзерге вакытта 20 төбәктән 1 643 кандидат тәкъдим ителүен ассызыклады.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 10 сентябре — Бердәм тавыш бирү көнендә Россиядә төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләре, шул исәптән Дәүләт Думасына депутатларны өстәмә сайлау узачак.