Иваново Җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды
Иваново Җәмигъ мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Чара кысаларында «Минем тормышымда Коръән» дигән темага викторина һәм шул ук темага рәсемнәр бәйгесе дә үткәрелде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс өч номинациядә узды. Бәйгедә 11 яшькә кадәрге малайлар һәм 15 яшькә кадәрге кызлар – барлыгы 21 кеше катнашты. Иң яшь катнашучыга 5 яшь иде.
Конкурска нәтиҗә ясар алдыннан хаҗ темасына уен үткәрделәр, анда балалар хаҗ вакытында кылына торган гамәлләрне күрсәтте – хаҗилар киемен киде, палаткалардан торган шәһәрчектә «йоклады», шайтанга таш ыргытты, якыннарына корбан ите таратты... Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр үз әниләрен чакырды һәм аларга хәдис нигезендә таҗ кидерде, диелә хәбәрдә.