Яңа уку елына Казанда дүрт яңа мәктәп ачыла, тагын 17сен төзекләндерәләр
Бу елның 1 сентябреннән Казанда 4 яңа мәктәп файдалануга тапшырылачак. Бу хакта бүген башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Яңа мәктәпләр 6 мең укучыны сыйдыра алачак. Моннан тыш, 1 сентябрьдә Татарстан башкаласында 17 төзекләндерелгән мәгариф учреждениесе ишекләрен ача. Хәзер аларда Шәһәрне үстерү институты тарафыннан эшләнгән стандартларга нигезләнеп, капиталь ремонт үткәрелә.
«Без Казан мәктәпләренә капиталь ремонт өчен стандартлар эшләдек һәм аларны 15 объектта кулланабыз. 2 мәктәп индивидуаль дизайн белән бара. Без өч стилистикада эшлибез. Һәр уку йорты өчен урыны яки булган фирма стиленә карап, үзенеке билгеләнгән», – дип аңлатты институт директоры урынбасары Эмиль Сираҗетдинов.