Казанда аена 25 тонна чәкчәк ясый ала торган автоматлаштырылган яңа линия ачылды
Казанда чәкчәк әзерләү буенча автоматлаштырылган яңа линия эшли башлады. Аның куәте - айга 25 тонна чәкчәк әзерләп чыгарырлык. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Хәзер, кулдан эшләүне исәпкә алып, «Бәхетле» компаниясе ай саен 70 тоннадан артык милли татлы ризык әзерләп чыгарачак. Шулай итеп, җитештерү куәте 55 процентка артты. Маркетинг бүлеге белешмәләре буенча, яңа линия эшләтә башлау күпләп сату күләменең артуына бәйле.
Хәзерге вакытта ваклап һәм күпләп сату өчен гомуми ихтыяҗ айга 65 тоннага җиткән. Компанияләр төркеме милли десерт белән федераль челтәрләр аша тәэмин итү өчен Россиянең зур дистрибьюторлары белән хезмәттәшлек итә.