Урта Әләзән авылында 18 бала кызамык йоктырган
Чир таралуның төп сәбәбе — дин әһелләре балаларга вакцина ясатмаска киңәш итүе булырга мөмкин. Имамнар, янәсе, прививканы хәләл түгел дип халыкка аны кадатмаска кушкан, диелә. Авыл кешесе моны кире кага. Аның әйтүенчә, авыруны Мәскәүдән кайткан бала йоктырган булырга мөмкин.