Әлки районы Сиктермә авылында чуашларның Уяв бәйрәмен үткәрүгә биш миллион сум бүлеп бирелә
Уяв ("Çимек уявӗ") — чуашларның чәчү эшләре беткәннән соң, язгы-җәйге чорда үткәрелә торган бәйрәме. Аның нигезендә - чуаш халкының тарихи традицияләр белән аралашу, берләшүе ята. Чуашлар бай уңыш, яңшыр сорап табигать көчләренә мөрәҗәгать итә, әйлән-бәйләннәр, яшьләр уеннары оештыра.