Башкортстанда Подольски авылын күчереп мәгъдән чыгармакчылар. Халык җыенын үткәрүгә рөхсәт юк
Башкортстанның Подольски авылындагы меңнән артык кешене күчереп, шул авылның җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар. Бу турында ачыкча сөйләшү өчен авыл халкына җыен уздырырга рөхсәт бирмиләр, административ һәм җинаять җаваплылыгы белән яныйлар.