Россия авыл хуҗалыгы министры ашлык уңышы 123 миллион тонна булыр дип фаразлый
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел ашлык уңышы буенча фаразны саклап калды, әмма аны арттыру ягына төзәтмәләр кертү ихтималын да әйтте. Бу хакта журналистларга Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «Казан Экспо»да «Бөтенроссия кыр көне»ндә хәбәр итте.
«Әгәр төгәл саннар турында әйтсәк, әлегә без җитештерү фаразларындагы шул ук сан – 123 млн тонна булыр дип торабыз. Аның 78 млн тоннасы бодай булырга тиеш. Бәлки, күпмедер вакыттан соң уңыш күләме артып, төзәтмәләр кертергә мөмкинлек чыгар», – диде федераль министр.
Патрушев әйткәнчә, Россиядә уңыш җыю штат һәм планлы рәвештә бара, инде 6 млн тоннага якын ашлык җыеп алынган. «Тиздән бер тәүлеккә 1 млн тонна җыюга чыгабыз, бәлки күбрәк тә булыр», – диде ул.
Министр сүзләренчә, тулаем алганда, чәчү дә штат режимында узган, аграрийлар кирәкле материаль-техник ресурслар белән тәэмин ителгән булган. «Уңыш лаеклы булыр дип өметләнәм. Иң мөһиме һава торышы уңай торсын», – диде ул.