Буа районында КАМАЗ катнашындагы авариядә трактор йөртүчесе зыян күргән
Бүген Татарстанның Буа районында КАМАЗ һәм трактор бәрелешкән, бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.
Шаһитлар әйтүенчә, Буадан Казан ягына чыгу юлында КАМАЗ арбалы тракторга бәрелгән. Авариядә трактор йөртүчесе имгәнгән.