Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә узган «Иван Купала» бәйрәменнән фотолар күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә «Каенлык» паркында узган «Иван Купала» славян мәдәнияте бәйрәменнән фотолар күрсәтте. Ул фотоларны үзенең Телеграм-каналына урнаштырган.
«Татарстан безнең халыкларның күпкырлы мәдәнияте белән дан тота», – диде республика җитәкчесе.
«Иван Купала» бәйрәме программасында халык уеннары, бәйгеләр, мастер-класслар һәм традицион гореф-гадәтләр тәкъдим ителде. Чараның музыкаль хедлайнерлары – Яшел Үзәндә туып-үскән, «Голос» тапшыруы финалисты, солист Тина Кузнецова белән Zventa Sventana төркеме, шулай ук «Гости из будущего» төркеменә нигез салучыларның берсе Юрий Усачев булды.