Миңнеханов корылык аркасында янгыннарны кисәтү эшен көчәйтергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов табигый һәм техноген янгыннар чыгуны кисәтү эшен көчәйтергә һәм моңа муниципалитетларны җәлеп итәргә йөкләмә бирде. Бу хакта республика җитәкчесе Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әйтте.
«Катгый контроль булырга тиеш. Патруль эшен тәэмин итәргә һәм бу эшкә муниципалитетларны җәлеп итәргә кирәк. Бу урманчыларның һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гына эше түгел. Бу безнең уртак эш», – диде Татарстан Рәисе.
Ул төбәктә эссе һава торышы булуны, шуның аркасында янгыннар чыгу куркынычы артуны әйтте. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда урманнарга йөрүне чикләүләрен һәм патруль өчен техника паркы арттырылуын әйтте.
Рәис шлагбаумнарны һәм янгынга каршы аншлагларны яңартырга, янгынга каршы минеральләштерелгән полосалар урнаштырырга кушты. «Бу безнең барлык муниципалитетларга да кагыла торган җитди эш», – дип өстәде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сулыкларда иминлек кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты һәм узган атнада республикада сигез кешенең батып үлгәнен искәртте.
Алдарак «Татар-информ» Татарстанда урманнарга йөрүне чикләүне кабат озайттылар дип язган иде.