Аксубайда «Гаилә командасы» фестивале узды
Аксубай район үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган якты спорт бәйрәме узды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Тантана башланганчы балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар белән «Бәхет ромашкасы» викторинасын үткәрделәр. Катнашучылар гаилә кыйммәтләренә кагылышлы әдәбият өлкәсендәге сорауларга җавап бирде.
Фестивальне балалар һәм яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең район бүлеге җитәкчесе Светлана Башатова ачты.
«Без сезнең белән кечкенә спорт ярышлары уздырачакбыз. Сезнең һәркайсыгыз моны иң якын, кадерле кешеләр белән яхшы һәм кызыклы күңел ачу чарасы итеп кабул итсен», – дип мөрәҗәгать итте ул фестивальдә катнашучыларга.
Район җитәкчелеге исеменнән җыелучыларны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов сәламләде.
Спорт бәйрәмендә катнашу өчен алты гаилә командасы билгеләнде.
Өченче мәктәп алдындагы мәйданчыкта командалар арасында көрәш барды. Балалар ике тәгәрмәчле транспорт төрләрен (велосипед һәм самокат) оста куллануларын, конкурс биремнәрен төгәл үти алуларын күрсәтте.
Мәктәп спорт мәйданчыгында күңелле стартлар узды. Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча табышмаклар пазлларын җыйдылар, озынлыкка сикерү күнегүләрен башкардылар, төгәллеккә һәм 200 метрга йөгерүдә ярыштылар, диелә хәбәрдә.