Минзәлә һәм Чаллы иҗат әһелләре әдәби Сабан туен үткәрде
Минзәләнең Ленин исемендәге паркында әдәби Сабан туе узды. Чарада «Минзәлә-информ» филиалы каршындагы «Сибелә чәчәк» әдәби иҗат берләшмәсе һәм Чаллыда эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, әлеге берләшмәләргә йөрүче авторлар килгән иде. Бу хакта «Минзәлә-информ» яза.
Сабантуй бәйрәмен Зөләйха Гыйләҗева (Яңа Мәлкән), Мөслимә Гайниева (Тауасты Байлар), Фәнис Нуретдинов (Чаллы) «Бирнә җыю» күренеше белән башлады, диелә хәбәрдә.
Сабан туен Үзәк китапханә һәм Наҗия Пучкова оештырган.