Һиндстанның Дели шәһәрендә көчле яңгыр аркасында биналар җимерелгән, бер кеше үлгән
Һиндстан башкаласы Делида соңгы 20 елда иң көчле яңгырлар нәтиҗәсендә 15 бина җимерелгән, бер кеше һәлак булган, дип хәбәр итә РИА Новости NDTV телеканалына сылтама белән.
«Шимбә көнне көчле яңгырдан соң шәһәрдә 15 йорт җимерелде, бер кеше һәлак булды», – диелә хәбәрдә.
Телеканал шаһитның сүзләрен китерә: «Берничә сәгать кенә яуган яңгыр шундый коточкыч хәлгә китерде».
Штатның берничә районында көчле яңгыр дәвам итәчәк. Табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү департаменты кешеләрне яшен аркасында яңгыр вакытында урамга чыгудан тыелырга чакырды.