Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп кабат Гаяз Закиров сайланган
8 июльдә Түбән Новгород Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин катнашында Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII съезды булды. Съездда Диния нәзарәте рәисе итеп кабаттан Гаяз Закиров сайланды, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте.
Съезд делегатлары буларак 54 кеше катнашкан. Алар – Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте составындагы җирле дини оешма рәисләре, дини белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм Диния нәзарәте Голамәләр шурасы әгъзалары. Ачык тавыш бирү барышында 52 кеше төбәкнең баш имам-мөхтәсибе Гаяз Закировны 5 елга Диния нәзарәте рәисе вазифасына сайлау өчен тавыш бирде, бер кеше каршы, берсе тавыш бирүдән тыелды.
Россиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин делегатларның карарын хуплады һәм съезд барышында Гаяз Закировны Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифасына раслау турында имзага кул куйды.
«Хөрмәтле Гаяз хәзрәтне рәис итеп сайлануы белән котлыйм. Аллаһы Тәгаләдән безгә уңышлар бирүен, сездән киләчәктә дә бөтен җәмгыятьне берләштерү, ислам, мөселманнар һәм безнең бөек Россия файдасына өммәтебезгә хезмәт итүегезне сорыйм», – диде Равил Гайнетдин.