Бертуган Камалетдиновлар I Идел буе Сабан туе батырлары булды
Түбән Новгород шәһәренең «Автозавод» мәдәният һәм ял паркында I Идел буе Сабан туе узды.
«Көрәш – сабантуй бизәге. Биредә ике төрле көрәш узды. Татарча көрәш батыры – Хәннән Камалетдинов. Мишәрчә көрәш батыры – Хәдис Камалетдинов. Батырлар бертуганнар!» дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.
Батырларга машина ачкычларын Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.