Теләчедә машина йөртүчеләр өчен бәйге игълан иттеләр
Юл һәлакәтләрен киметү максатыннан, «Теләче» газетасы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты, район ЮХИДИ бүлеге, юл иминлеге район комиссиясе һәм дәүләт бюджет оешмасының Казан шәһәре территориаль идарәсе профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге белән берлектә, машина йөртүчеләр арасында 1 июльдән яңа бәйге игълан ителде. Бу хакта «Теләче» газетасы яза.
Бәйгедә катнашу өчен машина хуҗасының, ел буена юл һәлакәтләренә юлыкмыйча, юл кагыйдәләрен бозмыйча йөрүе, машина хуҗасы исеменә иминиятләштерелгән булу һәм йөреп торуы (гаражда торган машина булырга тиеш түгел) шарт. Җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак. Гаризаларны 8 939 396 76 41 номеры аша тапшырырга була.