Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2023

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы: Гармун җиңү алып килсен!

0
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы: Гармун җиңү алып килсен!

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Гөлнара Вәлиеваның «Гармун җиңү алып килсен!» дигән язмасы чыкты.

Газетабызның 22нче санында «Игезәкләр – табигать могҗизасы» язмасы дөнья күргән иде. Әлеге язмада Рафыйк Хөснетдинов: «Илдәге хәлләр күңелгә тынычлык бирми. Махсус хәрби операциядән кайтучылар белән аралашып торам. Алар гармун юклыгын әйткән иделәр. Аларга дип, баян, гармун, аккордеон әзерләп куйган идем, шуларны җибәрергә ярдәм итә алмассызмы? Җыр-моңнарыбыз аларга көч бирер иде», – дигән иде.

Мин бу хакта белешергә ышандырган идем, сүземдә тордым. Аның гозерен үтәү өчен, шә­һәребездәге «Халык фронты» оешмасы белән элемтәгә чыктым. 5 июнь көнне Рафыйк абый гаиләсе гармун-баян-аккордеонын машинага төяп алып килде.

Удмуртиянең «Халык фронты» оешмасы җитәкчесе Ваге Карапетян: «Сезнең абыегыз Рафис бинокль алып килгәч, аны Җиңү символы буларак кабул иттек. Сез алып килгән бүләкләр дә, Җиңү символы булсыннар!» – диде. Аннан әлеге музыка уен кораллары хакында кызыксынды.

Әлеге баян-гармуннарны Рафыйк абый үзе җыйган. «Бу гармун-баяннар барысы да эшли. Хәрбиләргә барып җитәр, аларга ярдәм итәр, дип ышанам. Мин үзем армиядә хезмәт иткән кеше буларак, гармун, баян кебек уен коралының, анда да ничек кирәк булганлыгын бик яхшы беләм. Чөнки үземә дә төшенкелеккә бирелмәс өчен гармун ярдәм итә. Ә армиядә гармун җитмәде...Шунлыктан махсус хәрби опе­рациядәгеләргә дә ярдәм итә­сем килде. Алар арасында гармунда, баянда, аккордеонда уй­ный белүчеләр бардыр. Шуңа өчесен дә җибәрәм.

Кем кайсында уйный, шунысында рәхәтләнеп уйнап, күңел төшенкелегенә бирелмәсеннәр иде. Музыка кә­ефне күтәрү өчен бик кирәк. Без бит шатлыкта да, күңел төшеп китсә дә, гармун көйләре аша үзебезнең күңелләрне күтәрәбез. Мин ышанам, гармуннарым тапшырылып, ир-егетләребезгә яр­дәм итәчәк.

Ир-егетләр илен яклап яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып, кайгы-сагышын баскан. Кинолардан күргәнебезчә, сугыш тынып торган араларда солдатлар, шәфкать туташлары гармун көйләренә биегән. Шулай итеп солдатларның яшәүгә өметләре уянган, күңелләре күтәрелгән.

Бу баян-гармуннар да СВО зонасындагыларга хезмәт итсен, шатлык алып килсен. Ир-егетләребезнең җиңү белән исән-имин кайтуларын, илләребездә тынычлык урнашып, кешеләр тыныч тормышта яшәвен телибез. Халкыбыз бәхетле булсын иде», – дигән теләктә саубуллаштык.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Началось строительство здания картинной галереи Василия Нестеренко





Москва

Сергей Лёвкин: в Градостроительном комплексе открыли набор на целевое обучение


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о масштабной программе празднования Дня молодежи в Москве



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Михаил Кутушов

Ледяная ловушка: доктор Кутушов рассказал про опасность мороженого в жаркую погоду




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

«Объединяем Россию!». Как столица отметит День молодёжи

Hisense запустила рекламную кампанию «Ставшие легендой»

Детская зона «ЯРКО» – на Летней Спартакиаде «Газпром-Медиа Холдинга»


Арина Соболенко

«Недальновидное решение». На «Беларусь 1» раскритиковали отказ Арины Соболенко от Олимпиады



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Политика: Эксперты объяснили заморозку расширения БРИКС



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России