Миңнеханов һәм Таҗикстан министры нефть химиясе, медицинада хезмәттәшлек турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Таҗикстанның сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Нәзир Азиз Савзали «Иннопром — 2023» күргәзмәсе кысаларында очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар нефть химиясе тармагында хезмәттәшлек мәсьәләләренә тукталды, шулай ук медицинада, аерым алганда, медикаментлар белән тәэмин итүдә үзара хезмәттәшлек турында фикер алышты.