Миңнеханов «Алабуга» икътисади зонасында «Соллерс» заводын эшләтеп җибәрүдә катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Соллерс» компаниясе заводын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Двигательләр җитештерү белән шөгыльләнәчәк яңа мәйданчык «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә эшли башлаячак.
«Иннопром — 2023» күргәзмәсендә Татарстан стендында узган тантанада Россия Премьер-министры Михаил Мишустин да катнашты.
«Барысына да, Татарстан җитәкчелегенә, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына бу эшне оештырганнары өчен рәхмәт белдерәм», – дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр тантанада катнашучыларга.
«Алабуга» махсус икътисади зонасы двигательләр заводы 2015 елда төзелде һәм 2019 елга кадәр Ford автомобильләре өчен продукция җитештерде. Яңа завод елына 50 мең берәмлеккә кадәр продукция җитештерер дип көтелә. Аның җитештерү линияләре 95 процент автоматлаштырылган.