Сочида һава торышы начар булу сәбәпле, Казанга очышлар туктатылып тора
Сочидан кайбер бүгенге авиарейсларның гамәлдән алынуы турында Россия Туроператорлары ассоциациясе хәбәр итте. Оешмада ачыклык кертеп үтүләренчә, сүз Истанбул, Мәскәү, Уфа, Сургут һәм Казанга рейслар турында бара. Билгеләп үтелгәнчә, моңа начар һава торышы сәбәп булган.
«Төнлә очып килә һәм очып китә торган 20ләп рейс тоткарланган. 10 июль иртәсендә аэропорт аларны кабул итә һәм җибәрә башлады. Сочи аэропорты таблосы мәгълүматлары буенча, кичә тоткарланган рейсларга хәзерге вакытта теркәлү бара», – диелә хәбәрдә.
Казан аэропортының онлайн-таблосы мәгълүматлары буенча, кичә чыннан да «Төньяк җил» авиакомпаниясе рейсы гамәлдән чыгарылган, очкыч җирле вакыт белән 18:55 сәгатькә очып китәргә тиеш булган. Бүген әлеге рейс та гамәлдән алынган категориясендә.
Диңгез буендагы Сочи шәһәрендә кичә рекордлы күләмдә яңгыр яуды. Көндез һәм дүшәмбегә каршы төндә яңгырлар яуганнан соң, шәһәрнең кайбер урамнарын су баскан. Иң күп явым төшем шәһәрнең Хостин районында булган.