Омск өлкәсенең Утыз авылында Сабан туе 15 июльдә була
15 июльдә Омск өлкәсе Тевриз муниципаль районының Утыз (Утузы) авылында Сабантуй була. Сабан туеның ачылу тантанасы 12.00 сәгатьтә. «Омск татарлары» төркеме шул турыда хәбәр итә.
Бәйрәмдә 11.00 сәгатьтән «Татар авылы» интерактив мәйданчыгы эшли.
11.45 сәгатьтә иҗади коллективлар милли киемнәрдә мәйдан әйләнә.
Спорт-уен мәйданчыклары, бәйрәм концерты оештырыл, диелә хәбәрдә.