Кытайда балалар бакчасына пычаклы ир-ат һөҗүм иткән, алты кеше һәлак булган
Көньяк Кытайның Гуандун провинциясендә алты кеше балалар бакчасына һөҗүм корбаннары булды, дип хәбәр итте Кайцзян өязенең иҗтимагый иминлек бүлеге. «РИА Новости» шул турыда хәбәр итте.
Полиция мәгълүматлары буенча, инцидент Ляньцзян өязендә җирле вакыт белән 07:40 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 02:40 сәгатьтә) булган.
Шаһитлар сөйләвенчә, пычак белән коралланган ир-ат балалар бакчасы территориясенә бәреп кергән һәм ишек төбендә бер баланы һәм ике олы кешне җәрәхәтләгән. Һөҗүм нәтиҗәсендә балалар бакчасының бер педагогы, ике ата-ана һәм өч бала һәлак булган.
Һөҗүм итүчене тоткарлаганнар, ул У фамилияле 25 яшьлек ир-ат булып чыккан. Бу хәл турында башка мәгълүматны ачмыйлар, диелә хәбәрдә.