Казанда машиналар бәрелешкән, ике кеше зыян күргән
Казанда ике машина бәрелешкән, ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә.
Авария Космонавтлар урамында 42 нче йорт каршында булган. «Mitsubishi» һәм «Нива» бәрелешкән», – дип сөйләделәр агентлыкка.
Бәрелүдән «Нива» капотсыз калган, ә чит ил машинасының кырые сытылган.
Ике шофер да зыян күргән. Табиблар аларны авария урынында тикшергән.