Миңнеханов Идел буе округы төбәкләре җитәкчеләренең медиарейтингында икенче булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел июнь ае йомгаклары буенча Идел буе федераль округы төбәкләре башлыкларының медиарейтингында бер урынга күтәрелеп, икенче урынны алды. Төрле медиада губернаторларны искә алу ешлыгын «Медиалогия» компаниясе исәпләп чыгарган.
Татарстан Республикасы Рәисе медиаиндексы 84 734,6 тәшкил итте. Республика җитәкчесе төрле медиачыганакларда 10 213 тапкыр искә алынган.
Медиада, аерым алганда, Рөстәм Миңнехановның РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашуы, Россия Хөкүмәте Рәисе белән Татарстан Рәисенең Казан авиация заводында Ту-214 пассажир самолетының яңартылган версиясен бергәләп каравы кызыксыну уяткан.
Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чыганаклары игътибарын Миңнехановның Петербург икътисади форумында төбәкләр арасындагы элемтәләрне ныгыту буенча проектлар турында фикер алышуы, РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашында Казанда 6 нчы шәһәр балалар хастаханәсенең яңа филиалын ачуы һәм фигуралы шуу мәктәбе проекты турында фигуристка Алинә Заһитова белән сөйләшүе җәлеп иткән.
Июнь нәтиҗәләре буенча Идел буе төбәкләре җитәкчеләренең медиарейтингында беренче урынны бер позициягә күтәрелгән Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров алды. Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин ике позициягә төште һәм өченче булды.
Самара өлкәсе җитәкчесе Дмитрий Азаров дүртенче, ә Ульяновск өлкәсе башлыгы Алексей Русский бишенче, ул ике позициягә күтәрелде. Элек бишенче булган Саратов өлкәсе губернаторы Роман Бусаргин ике позицияне югалткан. Пермь крае башлыгы Дмитрий Махонин элеккечә алтынчы урында.