Прокуратура Чаллыда туфрак астында калган эшче үлеменә бәйле тикшерү башлады
Чаллы прокуратурасы төзелеш объектында эшче үлеме факты буенча тикшерү оештырды, дип хәбәр итте республика прокурорының матбугат һәм җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Адел Гайнетдинов.
«Татар-информ» моңа кадәр хәбәр иткәнчә, фаҗига бүген көннең икенче яртысында Чаллы шәһәренең Вазил Маликов урамында булган. «Притяжение» торак комплексы территориясендә ир-атның өстенә туфрак ишелеп төшкән.
Һәлакәт урынына прокурор Артур Абуталипов киткән. Күзәтчелек ведомствосы төзелеш эшләре башкарганда куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк һәм хокук бозулар ачыкланган очракта җавап чаралары күрәчәк.