Миңнеханов: Хәзерге вакытта безгә спартакиадалар кебек зур ярышлар кирәк
Хәзерге катлаулы вакытта Россиягә спартакиадалар кебек зур спорт ярышлары кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Сбербанкиада» ачу тантанасында әйтте.
«Шул ук вакытта ун ел элек без Бөтендөнья универсиадасын лаеклы уздырдык. Безгә мондый зур спорт ярышлары кирәк. Бу – тулы Олимпиада, дип әйтергә була. Казанның турнирны уздыру урыны итеп сайлануына һәм шул ук спорт рухын алуына без бик рәхмәтле», – диде Татарстан Рәисе.