Вафин: Бердәм пособие билгеләнгәндә мобилизацияләнгәннәрнең керемнәре исәпкә алынмый
Бердәм пособие билгеләгәндә һәм рәсмиләштергәндә мобилизацияләнгән татарстанлыларның керемнәре исәпкә алынмый. Бу хакта бүген Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Төбәк белән идарә итү үзәге аккаунтында туры эфирда хәбәр итте. Әмма мобилизация фактын расларга кирәк, дип аңлатты ул.
«Мобилизация фактын расларга кирәк. Документны шәхсән алып килергә кирәк. Бу очракта пособие бер елга түгел, ә ярты елга билгеләнә һәм шулай ук, гариза буенча озайтыла», – дип аңлатты Эдуард Вафин.
Социаль фондның Татарстан бүлегендә аңлатуларынча, үзмәшгульләр дә бердәм пособиегә дәгъва итә ала.
«Үзмәшгуль статусы түләү билгеләгәндә баш тартуга сәбәп була алмый. Үзмәшгульлектән кергән табышны раслый торган белешмәләр дә алып килергә кирәкми, без бу мәгълүматны салым органнары белән ведомствоара хезмәттәшлек нигезендә алабыз», – диделәр ведомствода.
Искәртеп үтик, алдарак Эдуард Вафин бердәм пособиегә гаризаны мөстәкыйль рәвештә бирергә була дип аңлаткан иде.