Кыргызстанда Татарстан киносы көннәре уза
9 һәм 10 июльдә Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә Чыңгыз Айтматов исемендәге Кино йортында Татарстан киносы көннәре уза. Кыргыз тамашачысына «Сөмбел», «Тарлан», «Әпипә» һәм «823 километр» фильмнары тәкъдим ителә. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр итәләр.
Бишкәктә Татарстан фильмнарын тәкъдим итүдә режиссерлар Юлия Захарова, Ирек Хафизов, һәм актриса Гөлчәчәк Хафизова катнаша. 9 июльдә тамашачыларга «Сөмбел» һәм «Тарлан» фильмнарын, 10 июльдә «Әпипә» һәм «823 километр» фильмнарын күрсәткәннәр.
«Татарстан киносы көннәре тулы зал җыйды. Тамашачылар безнең фильмнарны бик яхшы кабул итте һәм Бишкәккә дүрт фильм алып килгән өчен рәхмәт әйттеләр», – диде «823 километр» фильмы режиссеры Ирек Хафизов.
Аның сүзләренчә, фильмнарны караганнан соң фикер алышканнар. «Тамашачылар безгә рәхмәт әйтте һәм фильмнар тәэсирләндерде диделәр. Килгән күп кенә кеше татарча сөйләшүне үтенде», – диде ул.
- 2021 елгы мәгълүматларга караганда, хәзер Кыргызстан халкы 6,5 миллион чамасы исәпләнә, 55 меңгә якын татар яши. Бишкәкнең үзендә 16 мең татар яши.