Татарстанда ашлык ташый торган машина юл кырына ауган, йөртүчесе шунда ук һәлак булган
Татарстанда ашлык ташый торган Volvo машинасы юл кырына ауган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Республика Дәүләт автоинспекциясендә.
Фото: © шаһитләр
Авария Арча-Теләче трассасының өченче километрында, нефть базасы янындагы күпердә булган.
Фото: © шаһитләр
Беренче мәгълүматлар буенча, йөк машинасы таудан артка таба төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.
Фото: © шаһитләр
Йөк машинасының кабинасы сытылган, 36 яшьлек йөртүче урында ук һәлак булган.