Быел "Питрау"да баш батырга машина урынына ярты миллион сум акча биреләчәк
Питрауның баш батырына ни өчен машина бирелмәвен Русиядә машиналарның кыйбатлануы белән бәйле дип фаразларга мөмкин. Күптән түгел долларның артуы автомобиль базарында ажиотажга сәбәпче булды. Хәзер Lada Granta 1-1,1 млн сумга җитте. Әле ике-өч ай элек кенә аларны 800 мең сумга сатып алып була иде.